Алабугада Спас соборын торгызуга ярдәм итү өчен хәйрия концерты була
22 сентябрьдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә хәйрия концерты узачак. Ул Спас соборын торгызуга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Концерт программасында Алабуга иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Концерт 22 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.
Җыелган акча гыйбадәтханәне торгызу буенча Попечительләр Советы фондына китәчәк.