Казанда Горький шоссесында автосалонга ут капкан - видео
Бүген социаль челтәрләргә Горький шоссесында урнашкан биналарның берсеннән күтәрелгән төтен баганасы төшерелгән видео урнаштырылды. Янгын 47к1 санлы бинада чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, «Диалог авто» автосалонының тышланган өлеше янган.
Бина өч катлы, андагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр, диелә хәбәрдә.