Руслан Хәсәновка җинаять эше ачылганнан соң, Думада депутатларны наркотикларга тикшерергә тәкъдим итәләр
Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзәев бу хакта илнең сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә бу тикшерүне эшкә урнашканда да, кисәтмичә генә алга таба да чиректә бер үткәрергә кирәк.