Үзәк Банк ислам банкингы исемлегенә беренче оешманы – "Ак Барс Банк"ны кертте
Ислам банкингын сынап карау быел сентябрьдә Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстанда, Башкортстанда, Чечня һәм Дагыстанда башланды. Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген төп проблемнарның берсе — ислам финансларын яхшы белгән белгечләр җитми, дигән иде.