Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе укучылар арасында иҗади бәйгеләр игълан итә
Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты Түбән Новгород шәһәренең төрле милләттәге мәктәп укучылары арасында иҗади бәйгеләр (рәсемнәр, кул эшләнмәләре, яндырып бизәк төшерү, инсценировка һ.б.) игълан итә. Бу турыда автономиянең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә язылган.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча узачак:
- Татар халык әкиятләре;
- Кул эшләнмәләрендә татар бизәге;
- «БеZ СеZнең белән» - махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшыру өчен кулдан ясалган милли бизәкле эшләнмәләр (оекбашлар, башлыклар, кулъяулыклар, тәмәке янчыклары һ.б.).
Бәйге 15 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр узачак. Эшләрне офиста тапшырырга мөмкин, адресы: Рождественская урамы, 38 е (2 кат). Эшләрнең фотосын электрон почтага (mnkatnnnur@mail.ru) җибәрергә, фамилия, исемегез, әтиегезнең исемен, яшегезне, шәһәр һәм номинация исемен күрсәтергә кирәк.
Җиңүчеләргә йомгаклау чарасында (көне һәм урыны соңрак билгеләнәчәк) истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнары тапшырылачак.
Иң яхшы эшләр Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясенең социаль челтәрләрендә урнаштырылачак, шулай ук алга таба, автор белән килешеп, Түбән Новгород татарлары җирле милли-мәдәни автономиясе һәм Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе чараларында тәкъдим ителәчәк. Конкурста катнашучыларның барысы да диплом һәм татлы сувенир белән бүләкләнә, диелә хәбәрдә.