Виктория Абрамченко Казанга эш сәфәре кысаларында Кабан күле буен карады
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанга эш сәфәренә килде. Ул Казанда Кабан күленең төзекләндерелгән яр буен карады.
Россия Вице-премьерын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «ТР шәһәрләрне үстерү институты» фонды вәкилләре озата йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Виктория Абрамченкога Кабан күле тарихы һәм аның Казан һәм Иске Татар бистәсе үсеше өчен шәһәрнең тарихи үзәге буларак әһәмияте турында сөйләделәр. Кабан күле шулай ук төбәктәге иң зур күлләр системасының мөһим өлеше булып тора.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтулина республикада җәмәгать киңлекләренең барлыкка килүе, аларның саклануы һәм Татарстан халкы арасында популярлыгы арта баруы турында сөйләде.
Виктория Абрамченконы шулай ук Кабан күле экосистемасы һәм аның үсеш мөмкинлекләре кызыксындырды.
Кабан яры буйлап йөргәндә Наилә Зиннәтулина җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасы һәм нинди яңа проектлар эшләнүе турында сөйләде, диелә хәбәрдә.