Түбән Камада Социалистик Хезмәт Геройларына мемориаль такта урнаштырылачак
Түбән Кама шәһәренең туган көнендә Социалистик Хезмәт Геройлары, шәһәрнең Мактаулы гражданнары – Ганҗә Әхмәдиева һәм Клавдия Малышева яшәгән йорт фасадларына мемориаль такта куелачак. Нәкъ менә шушы көнне Түбән Каманың беренче төзүчеләренә хөрмәт күрсәтергә һәм аларга мемориаль такталар ачарга карар ителде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ганҗә Галим кызы ТАССРның Азнакай районы Әсәй авылында туган. Ул 1961 елда Түбән Кама җиренә килә, буяучы булып эшли башлый, аннары «Татэнергострой» төзелеш идарәсенә СУ-10 бригадиры итеп билгеләнә. Аның исеме Татарстан Геройлары китабына кертелгән, 1981 елда Түбән Кама төзелешендә ирешкән уңышлары өчен Ганҗә Галим кызына «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелгән. 2021 елда, Түбән Каманың 55 еллыгы елында аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. Ганҗә Галим кызы 2021 елның 16 октябрендә вафат була. Аның хөрмәтенә мемориаль такта Мәктәп бульвары, 8 адресы буенча барлыкка киләчәк. Биредә Социалистик Хезмәт Герое 1979 елдан бирле яшәгән.
Тагын бер мемориаль такта 22 сентябрьдә Үзәк урам, 2 адресы буенча урнаштырылачак (Красный Ключ поселогы). Клавдия Филипповна бу йортта 1986 елдан бирле яши. Ул ТАССРның Чаллы районы Калиновка авылында туган. Ул 1960 елдан «Красный Ключ» кошчылык фабрикасында эшли. СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен аңа Ленин ордены һәм «Урак һәм чүкеч» алтын медале тапшырылып, «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелә. Герой исемен Клавдия Филипповна 30 яшь тулганда ала. 2021 елда аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. Клавдия Филипповна 2021 елның 28 декабрендә вафат була.