Чиләбе депутаты Россиядә ат ите ашауны тыярга чакырды
Россиядә яшәүче кайбер халыклар өчен ат ите традицион ризык булса да, илдә аны ашауны тыярга тәкъдим иттеләр. Чиләбедән Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов зоосакчыларның инициативасын хуплады. Бу хакта «Куш-Тау on-line» телеграм-каналы хәбәр итә.
«Ит өчен атларны үтерү – кыргыйлык. Мин ат ите сатуны тулысынча тыю тәкъдимен һичсүзсез хуплыйм һәм тиешле закон проекты әзерләячәкмен», - дип белдерде сәясәтче һәм аның традицион ризык булуы турында искәртүне «саташу» дип атады.
Бурматов билгеләп үткәнчә, атларны ит өчен үрчетү закон дәрәҗәсендә тыелырга тиеш – ул хайваннарны теләсә нинди шартларда үтерүне тыю турындагы төп федераль законны дәлил итеп күрсәтте. «Ат, белгәнегезчә, ул хайван», - дип сүзен төгәлләде депутат.
Якутиядә депутатны гастрономия фестиваленә чакырдылар инде, һәм ат итеннән әзерләнгән төрле ризыклар белән сыйларга вәгъдә иттеләр.