«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе Химиклар мәдәният йортында премьера чыгарды
Кичә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе премьерасын яңа мәйданчыкта тәкъдим итте. Химиклар мәдәният сараенда режиссер Александр Туманов һәм режиссер-сценарист Дмитрий Платонов куелышында А.П. Чехов хикәяләре буенча «Хамелеоннар» спектакле күрсәтелде.
«Чараның әһәмиятлелегенә өч вакыйга сәбәпче. Беренчедән, арт-резиденция театр сезонын ачуы турында игълан итте. Икенчедән, «Хамелеоннар» – сезон премьерасы. Өченчедән, труппа беренче тапкыр Химиклар мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады: ул театрның вакытлы йорты булачак», – дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат үзәге.
«Арт-резиденция артистлары тамашачыны ихласлык һәм фидакарьлек белән җәлеп итә. Алар зал белән эшли белә, тамашачыга аның спектакльдә аерылгысыз бер өлеше икәнен тоярга мөмкинлек бирә. «Хамелеоннар»да бу аеруча яхшы сизелә», — дигән арт-резиденцияне әлеге вакыйга белән котларга килгән ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Ул арт-резиденциянең студентлар театрлары өлкәсендә эшләргә илһам бирүен ассызыклаган. «Бу хакта без театр директоры Дмитрий Туманов белән сөйләштек. Арт-резиденция ярдәмендә яшьләр арасында театр хәрәкәтен киңрәк үстерергә телибез, чөнки тулы күләмдә тормышка ашырылмаган потенциалга ихтыяҗ бар», — дигән Садыйков.
- «Хамелеоннар» спектакле Чеховның «Хамелеон», «Толстый и тонкий», «Драма» һәм «Дипломат» хикәяләренә нигезләнгән. Бер-берсенә бәйле булмаган дүрт хикәяне авторның хатлары һәм язуларыннан өзекләр берләштерә.
- Вакыйга вокзал яны мәйданында бара, ул Чехов геройларының көтелмәгән очрашулары һәм көнкүреш коллизияләре, шәхси драмалары һәм трагедияләре урыны булып тора. «Дүрт хикәяне берләштерү өчен тимер юл образы бик уңышлы булыр дип уйладык. Антон Павлович бөтен ил аша үтәргә өлгергән. Өстәвенә, ул елларда Транссебер магистрале төзелә, ул, бер яктан, безнең чиксез Ватаныбызны берләштерә, икенче яктан, яңа чорның башлануын символлаштыра, өченче яктан, кеше юлын сурәтли. Безнең фикер буенча, бу – спектакль өчен искиткеч визуаль образ», — дип аңлатма биргән Александр Туманов.
- Спектакльгә Пушкин картасы буенча килергә була. Куелыш рус әдәбиятын өйрәнгәндә мәгариф учреждениеләре укучылары һәм педагоглары өчен ярдәм булыр дип ышана театр.