Юнысовның җимерелгән кабер ташын мәдәни мирас объекты дип танырга җыенган булганнар
Татар сәүдәгәре Ибраһим Юнысовның җимерелгән кабер ташын Татарстанның мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә ниятләгән булганнар. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Ногманов «Татарстан Республикасының эпиграфик мирасы: саклау һәм өйрәнү проблемалары» дип аталган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Казанның Иске Татар зиратында торган кабер ташын, исән калган кисәкләрен файдаланып, яңадан торгызырга ниятлиләр.
«Әгәр суд тикшерүеннән соң гаеплеләр ачыкланса, аларны Юнысовның кабер ташын яңадан торгызырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Бездә кабер ташының фотолары бар, шулай ук Россиядә дә мондый эшләрне башкара ала торган осталар юк түгел», - дип искәртте Ногманов, институтта оештырылган чарада.