Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы депутатын «Дуслык» ордены белән бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Власовны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Шул хактагы указ республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.
Текстта билгеләп үтелгәнчә, депутат «республиканың социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» билгеләп үтелгән.
Искәртеп узабыз, Валерий Власов – ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы; Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы.