Башкортстанда генерал Шәйморатов турында мультфильм төшерүгә 26 миллион сум бүлеп бирелә
Проект 47 миллион сумга төшерелгән “Төньяк амурлары” мультфильмының дәвамы булачак. Мультфильмдагы вакыйгалар музейда башланып китә, анда экскурсиягә балалар килгән була. Өлкән яшьтәге гид аларга хикәяләр сөйли, ахырдан бу кешенең генерал Шәйморатов улы булуы ачыклана.