Курган өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре тәмамланды
21 сентябрьдә Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте үзәгендә Татар мәгарифе көннәрен ябу тантанасы булды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Сафакүл, Әлмән, Шадринск муниципаль округлары башлыклары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе, Курган өлкәсе Мәгариф һәм фән департаменты, татар теле укытыла торган гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары, «Урал аръягы татарлары» мәдәни-күңел ачу комплексы җитәкчелеге һәм активистлары катнашты.
Чарада нәтиҗәләр ясалды, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Курган өлкәсе Мәгариф һәм фән департаменты Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара концерт программасы белән тәмамланды.