«Казан» халыкара аэропортында тагын бер намаз бүлмәсе ачылды
Бүген, изге җомга көнендә, Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының 2нче терминалында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы булып узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, әлеге намаз уку бүлмәсен булдыруга үзеннән зур өлеш керткән Илнар Гыйрфанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, «Казан» халыкара аэропортының генераль директор урынбасары – техник үсеш һәм эксплуатацияләү буенча директор Ринат Гыйззәтуллин, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һ.б. катнашты.
Җитәкчеләр иң беренче чиратта намаз уку бүлмәсен карады, аңа булган ихтыяҗ һәм аннан файдалану турында фикер алыштылар, аннан соң монда беренче намаз укыдылар.
Намаз уку бүлмәсе «Казан» халыкара аэропортының икенче терминалының икенче катында урнашкан. Намаз уку бүлмәсенең гомуми мәйданы – 40 кв.м һәм ул ике өлештән: 7-8 кеше сыйдырышлы ир-атлар һәм хатын-кызлар залыннан тора. Тәһарәтханәсе бар, михраб куелган, келәм җәелгән, Коръән китаплары, намазлыклар бар.
Илнар Гыйрфанов ассызыклаганча, бүлмәнең дизайнын эшләү күп вакыт алган. Алар Россия шәһәрләрендә, шулай ук Дубайда, Истанбулда урнашкан аэропортларның гыйбадәт бүлмәләрен карап чыккан, барысының да уңайлыклары һәм өстенлекләре өйрәнелгән. Казанда аэпортта эшләнгән намаз уку бүлмәсе дизайны да уникаль, кабатланмас итеп, Татарстанның үзенчәлекләрен чагылдырып эшләнгән. Орнаментларда татар һәм гарәп стилистикасы берләшкән.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге бүлмә ачылуга сәбәпче булган Илнар Гыйрфановка, «Казан» халыкара аэропорты җитәкчелегенә һәм башка фидакарь затларга рәхмәт белдерде.
Татарстан мөфтие үз чыгышында 2016 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яңгыраган «Хәләл лайф стайл» концепциясенең мәгънәсен, мәчет булдыруга өлеш кертүнең фазыйләтләрен искә төшерде, республикада яшәүче төрле дин вәкилләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә һәм мөмкинлекләр бирергә кирәк булуы хакында белдерде.
Хәзерге вакытта «Казан экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2 намаз уку бүлмәсе һәм «Казан» халыкара аэропортында 2 намаз уку бүлмәсе эшли.