Миңнеханов: Татарстан Россия белән Лаос хезмәттәшлегенә зур әһәмият бирә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос Халык-Революцион Партиясе Үзәк комитетының халыкара бүлеге мөдире Тхонгсаван Фомвихан белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Лаос - Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге күптәнге һәм ышанычлы партнеры, һәм узган атнада Көнчыгыш икътисади форумы кырларында Россия Президенты Владимир Путинның Лаос вице-президенты Пани Ятхоту белән очрашуы узды.
Татарстан Россия-Лаос мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, диде республика җитәкчесе.
«Бүгенге көндә илләр арасында товар әйләнеше бик тыйнак. Сезнең сәфәр безнең сәүдә үсешенә яхшы этәргеч булыр дип өметләнәм», - дип йомгаклады ул.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Тхонгсаван Фомвихан Татарстанга мөнәсәбәтләрне үстерүгә уңай каравы өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең илләр бик ышанычлы мөнәсәбәтләрдә, төбәкләр дәрәҗәсендә дә шулай булыр дип ышанам», - диде кунак һәм визит барышында республиканың икътисади потенциалы белән таныша алуы турында сөйләде.
Алар хезмәттәшлек файдалы булган юнәлешләрне анализларга килеште.