Ял көннәрендә татарстанлыларны җылы һава торышы көтә
Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы фаразлана. Температура фоны климат нормасыннан 7-9 градуска артып китәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Иртәгә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +11..+13 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +25..+27 градуска кадәр җылыначак.
24 сентябрьдә 5 тән 10 градуска кадәр җылы булачак. Көндез термометр баганалары +27 градуска кадәр күтәреләчәк, рекордлы температура булырга мөмкин.
Дүшәмбе, 25 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы аз булачак, көндез 21-26 градус җылы. Сишәмбе, 26 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Температура фоны бераз төшәчәк, көндез +19..+24 градуска кадәр җылылык көтелә.