Рөстәм Миңнеханов Кытай FAW автомобиль төзелеше компаниясе делегациясе белән очрашты
Татарстан Кытай партнерлары белән актив эшли. 2022 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 58 процентка арткан һәм 1,6 млрд доллар тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов FAW Jiefang Automobile Co., Ltd компаниясе делегациясе белән очрашуда әйтте.
«Сезнең компания йөк автомобильләре, шулай ук җиңел автомобильләр җитештерү буенча илегездә алдынгы урында тора. Сезнең бөтен дөнья буйлап киң дилер челтәрегез бар», - диде Миңнеханов.
Ул илләр арасындагы хезмәттәшлекнең төбәкләр дәрәҗәсендә ныгырга тиешлегенә ышаныч белдерде һәм Татарстанның уртак проектларга кызыксыну белдерүен әйтте.
FAW Jiefang Automobile Co., Ltd парткомы рәисе һәм секретаре Ху Ханьцзе компаниянең Россия белән күптән актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте.
«Безнең делегацияне Казан Кремлендә кабул иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без Сезне үзебезнең заводка чакырабыз», - диде кунак.
Алар Кытайга киләсе сәфәр вакытында компания заводларында булуны оештыру мәсьәләсе каралачак, дип килеште.