Россиядә өлкәннәргә газ чыгаруны контрольдә тота торган плитәлар бирергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова Телеграм-каналында вице-премьер Марат Хөснуллинга күп фатирлы йортларда яшәүче 75 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне газ чыгуны контрольдә тоту системасы булган газ плитәләре белән бушлай тәэмин итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу күптән түгел Балашихада газ шартлавы белән дә бәйле. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Күп фатирлы торак йортларда яшәүче 75 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне газ чыгуны автомат рәвештә контрольдә тота торган система белән җиһазланган газ плитәләре белән мәҗбүри рәвештә тәэмин итү буенча дәүләт программасын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк. Мондый механизм конфорка янмаганда автомат рәвештә газ бирүне сүндерә. Проект гариза язмыйча гына гамәлгә ашырылырга тиеш», - дип белдерде мөрәҗәгатендә Лантратова.
Лантратова сүзләренчә, әлеге программаны гамәлгә ашыру күп катлы йортларда көнкүреш газы шартлаулары белән бәйле инцидентлар санын киметергә, йөзләгән гражданнның сәламәтлеген һәм торагын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә Мәскәүдә генә дә 1,8 миллионнан артык гаилә газ плитәсен куллана. Россиядә 2023 ел башына газ кулланучылар 70 процент чамасы - 100 миллионнан артык кеше тәшкил итә. Шул ук вакытта газ плитәләрен куллану куркыныч фактор булып тора, бигрәк тә хәтере һәм игътибары белән проблемалары булган өлкән яшьтәге кешеләр өчен», - дип хәбәр итте депутат.