Марат Әхмәтов Әлмәт районында милли мәгариф системасы белән танышты
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Әлмәт районында эшлекле сәфәрдә булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов озатуында ул Р.Фәхреддин исемендәге 1 гимназиядә һәм М.Таһиров исемендәге 1 лицейда булды. Визитның максаты – әлеге учреждениеләрне реконструкцияләгәннән соң аларның милли мәгарифне оештыру, рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча эшчәнлеге белән танышу.
Хәзерге вакытта Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия бинасында ремонт эшләре финал стадиясендә. Мәгариф учреждениесе 1996 елда нигезләнгән. Бу өч катлы бина, биредә меңнән артык бала белем ала. Капиталь ремонтка 135 млн сум федераль акча тотылган, республика бюджетыннан 54 млн сум, шулай ук 320 млн сумны иганәчеләр биргән.
Шунысы куанычлы, гимназия беренче көннәрдән үк шәһәрдә һәм районда милли мәгариф флагманы булып кала. Укыту рус һәм татар телләрендә алып барыла. Дәүләт белем бирү стандартлары белән беррәттән, гимназия укучыларны этномәдәни тәрбияләү буенча эшчәнлек алып бара, татар һәм башка халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә игътибар бирә.
Гимназия эшен бәяләп, Марат Әхмәтов уку йорты диварларында педагоглар өчен сыйфатлы белем бирү һәм тәрбия эшен башкарырга мөмкинлек бирә торган яңа мөмкинлекләр ачыла, дип ассызыклады. Чөнки рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм дөньяви фәннәрнең төп нигезләрен белгән балалар грамоталы һәм һәрьяклап үсеш алган булачак.
Марат Әхмәтовка шулай ук районда милли мәгарифне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирелде. Презентация белән мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сиринә Җиһаншина чыгыш ясады.
Беренче лицуй – Әлмәтнең иң борынгы уку йорты, беренче дөньяви татар мәктәбе. Лицейга 1918 елда нигез салына, бу уку елында ул тулысынча реконструкциядән соң ачылды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары милли кирәк-яраклар, милли укытуга юнәлдерелгән проектлар һәм программалар белән тәэмин итү белән кызыксынды.
Марат Әхмәтов шулай ук «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә булды, анда дөньяның төрле халыкларының музыка коралларына багышланган кызыклы күргәзмә белән танышты. Бу Идел буе халыкларының мәдәни төрлелеген һәм музыкаль мирасының байлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә.