Казанда автобус кондукторы баланың картасыннан акча ала алмаган һәм аны төшереп калдырган
Казанда 37нче маршрут автобусының кондукторы мәктәпкә бара торган баланы төшереп калдырган. Шул мизгел төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Шаһитлар сүзләренчә, кондукторның терминалы эшләмәгән, ә Чехов исемендәге хәрби-патриотик мәктәбе кадетының картадан тыш акчасы булмаган. Аның дәрескә барышы булган, ә кондуктор аны төшереп калдырган.
Пассажирлар кондукторның бу адымына канәгатьсезлек белдергәннәр, әмма аны кире уйларга үгетли алмаганнар.
Искәртик, «Автомобиль транспорты һәм җир өсте электр транспорты» турындагы федераль законга төзәтмәләр кертелде, нәтиҗәдә 16 яшькәчә балаларны, алар юл хакын түләмәгән очракта да, җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыела.
Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү эше башлады.