Вильфанд Татарстанда югары температура һәм урманнарда янгын куркынычы турында кисәтте
Якындагы көннәрдә Татарстанда югары температура саклана һәм явым-төшем көтелми, шулай ук урман янгыннары чыгу куркынычы зур. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. «Интерфакс» шул хакта хәбәр итә.
Белгеч сүзләренчә, янгын куркынычының югары һәм гадәттән тыш классы Идел буе федераль округының Татарстан, Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия кебек төбәкләрендә фаразлана.
«<…> климатның җылынуы белән янгын куркынычы сезоны чоры артты. Бу нәкъ менә шушы гасырда башланды. Узган гасырда 15 сентябрьдән беркем дә Нестеров янгын куркынычы индексын санамады», - диде метеоролог.
Шундый ук хәл Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының кайбер төбәкләрендә, шулай ук урыны белән Себердә һәм Ерак Көнчыгышта (Тыва, Иркутск өлкәсендә һәм Хабаровск крае) көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматларына караганда, республика урманнарында янгын куркынычы югары һәм гадәттән тыш, янгын куркынычы 2 октябрьгә кадәр саклана.