Татарстан яңа «Метеор-2020»дә Алабуга-Сарапул рейсын сынап карады
Бүген яңа «Метеор-2020» пассажир судносында Татарстан-Удмуртия маршрутын сынадылар. Ул Алабугадан кузгалды һәм Сарапулга килеп җитте. Бу быелгы беренче сынау рейсы иде.
«Без сезнең янга бик яхшы миссия - Чулман буйлап төбәкара елга рейсларын торгызырга килдек. Бу сынау, җайга салу рейсы. Безнең мәгълүматлар буенча, соңгы рейс 1996 елда булган», - диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Сарапулга килгәч.
Аның сүзләренчә, рейс шул исәптән причал инфраструктурасын, аның «метеорлар»ны кабул итүгә әзерлеген бәяләү өчен оештырылган.
Алабугадагы причал мондый класслы судноларны тулысынча кабул итәргә әзер, яхшы причал инфраструктурасы Түбән Камада да бар. Яңа причал быел Чистайда тапшырылачак. Шулай да, суднолар туктый алсын өчен, Чаллыдагы объектны төзекләндерергә кирәк.
«Шунысы да мөһим, нәкъ менә елга туризмын үстерү безне рейсларны җайга салуга этәрде. Ул максатчан. Ике-өч ел маршрутлар сыналачак. Дәүләт аларга ярдәм итәчәк. Ике елдан соң без чыгымнарын аклый алырбыз дип уйлыйм», - диде Хәнифов.
Быел Татарстанда «Михаил Девятаев» һәм «Муса Җәлил» исемендәге «Метеор-2020» яңа тизйөрешле ике пассажир судносы суга төшерелде.