Татарстанда 585 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган
Татарстанда 585 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, докладчы сүзләренчә, 96 бинада 257 лифт алыштырылган. «Хәзерге вакытта 140 күп фатирлы йорт ремонтлана, 99 йортта эшләр күләме 90 проценттан артып китте», - дип ачыклык кертте ул.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 99 процент тәшкил итә, шул исәптән сезонлы төрләрнең 99,5 проценты тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайновтан үзе җитәкләгән ведомствоның ремонтланган йортларны кабул итү-итмәве белән кызыксынды. Ул барысы да шулай килеп чыкканын раслады, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе доклады чынбарлыкка туры килә һәм аның белән килештерелгән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда 22 сентябрьгә йортларны капиталь ремонтлау планы 96 процентка тәмамланган.