Байлар Сабасында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ашлык һәм утын яхшы сатылды
Бүген Байлар Сабасында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды. Кулланучыларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урман хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән товарларны һәм продуктларны тәкъдим итте. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
Салам рулонның зурлыгына карап 500 һәм 750 сум, печән 1000-1250 сум, арыш, арпаның килограммы 8 сум, солы 7 сум, бодай 10 сум, бәрәңге 18 сумнан сатылды. Сабада урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре алып килгән агачны утынга аеруча тиз алып бетерделәр.
Сабадан Резеда Вәлиева кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып кечкенә савытларда прополис, махсус пакетларга төрелгән җиләк-җимеш алып чыккан. Салкын тигәндә аларны куллану тәртибен дә аңлатты. Үз бакчаларында сарымсак үстерүчеләр дә, сыер асраучылар да көндәлек кирәкле продуктлар сатты.
Сораштырулардан күренгәнчә, сабалылар авыл хуҗалыгы ярминкәләренең ешрак үткәрелүен тели.