Медиа: Русия хакимиятләре очкычка билет сатып алучы юлчылар турында күбрәк мәгълүмат белергә тели
Хәзер юлчы билетны ничек түләве турындагы (банкның исеме, картасы яки хисабының соңгы дүрт саны) белешмәләрне алмакчылар. Билет сатып алганда кулланылган компьютерның IP-адресын, юлчының һава ширкәте сайтындагы белешмәләрен дә туплаулары бар.