Чаллы мэры җылы һава торышы булганда җылылык бирү сәбәбен аңлатты
Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген шәһәрнең кайсы объектларында җылылык бирә башлаячакларын аңлатты. Ул бу хакта аппарат киңәшмәсендә сөйләде.
Бу айда ике температура рекордына карамастан, социаль-мәдәни өлкә объектлары һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә торбаларга җылылык киләчәк. Мэр кушуы буенча башкарма комитет җитәкчесе әлеге документны имзалады.
Мәһдиев барлык штатлы процедуралар үтелгәнен һәм шәһәр объектлары җылылык бирүне кабул итәргә әзер булуын билгеләп үтте. Норматив буенча урамда һава температурасы 5 көн рәттән +8 һәм аннан түбән булырга тиешлеккә карамастан, Чаллы хакимияте +10 градус температурада әлеге чарага аңлы рәвештә бара.
«Авыр хәрәкәтләнүче ятып кына торучы авырулар бар. Аларга уңайлы шартлар булырга тиеш, ә төнлә температура +10 градуска кадәр төшүен исәпкә алсак, бу инде ярыйсы ук салкынча», — дип билгеләп үтте мэр.
Мәһдиев фикеренчә, ягып җылыту сезонының мондый температурада ук башлануы акланган. Төнлә балалар бакчалары һәм хастаханәләр «суына».
«Бигрәк тә яследәге балаларга җылырак бүлмәләр кирәк. Бу да безнең кешелекле һәм профессиональ игътибарыбызны таләп итә», — дип аңлатты Мәһдиев.
Торак фондына килгәндә, монда да билгеле бер тәртип бар, дип белдерде шәһәр башлыгы. Техник сәбәпләр аркасында +20 градус җылыда беркем дә ягып җылыту белән тәэмин ителә алмый, чөнки автоматика мондый температурага исәпләнмәгән.
«Балаларыбыз секция һәм түгәрәкләрдә шөгыльләнә торган башка учреждениеләр уңайлы шартларга мохтаҗ, бигрәк тә дәресләр кичен үткәрелгәндә», — дип йомгаклады спикер.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Чаллыдагы күпфатирлы йортларга җылылык 27 сентябрьдән биреләчәк.