Чувашиянең Озын Куак һәм Тукай авылларында мәчетләрне төзекләндерәләр
Узган ял көннәрендә Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов эш сәфәре кысаларында Чувашия Республикасында булды. Ул Батыр районының Озын Куак авылында һәм Комсомол районының Тукай авылында мәчет төзелеше һәм реконструкцияләү барышы белән танышты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлбир хәзрәт Чувашия Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм җирле имамнар белән бергә төзелеш мәйданчыкларында булган, подрядчылар белән проблемалы мәсьәләләрне тикшергән.
Төзелеш һәм реконструкция эшләре планлаштырылган график нигезендә бара, диелә хәбәрдә.