Казан укучылары DigitalSkills – 2023 чемпионатында алтын медальләр яулады
Татарстан башкаласыннан килгән укучылар Цифрлы технологияләр өлкәсендә DigitalSkills – 2023 чемпионатында җиңү яулады.
Совет районының 187 нче лицееның 9 сыйныф укучылары Егор Евлампиев һәм Әмир Насыйбуллин «Мобиль робототехника» компетенциясендә халыкара һәм Россия зачетларында алтын медальләр яулады. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.
30 компетенция буенча ярышларда 300 дән артык кеше катнаша, аларның белемнәрен 250 дән артык эксперт бәяли.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә Казан укучылары информатика буенча IOI-2023 халыкара олимпиадасында җиңү яулады. Венгриядәге интеллектуаль ярышлар 87 илдән килгән укучыларны берләштерде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.