Бүген ТАССР Эчке эшләр министрлыгы оештырылуга 105 ел тулды
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарихы 105 ел элек башлана. 1918 елның 25 сентябрендә вакытлы гражданнар революция комитеты каршында Казан губернасы идарә бүлеге оештырыла. Аның составына совет милициясе бүлекчәсе дә керә.
1920 елның 27 маенда ТАССР оешкач, республикада Эчке эшләр халык комиссариаты (наркомат) оештырыла, ул 1930 ел ахырына кадәр эшли. 1931 елдан аның урынына Татар республикасы милиция идарәсе оеша. Өч елдан бу структура ТАССР буенча Эчке эшләр халык комиссариаты идарәсе (УНКВД) итеп, тагын өч елдан Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) итеп үзгәртелә.
Структура 1946 елның 15 мартында Министрлык була. 1992 елдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы итеп үзгәртелә, ә 2007 елдан федераль төгәллек өстәлә – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Ведомствоны бөтен эшчәнлеге чорында 16 министр җитәкли. 2012 елның 27 апреленнән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры итеп полиция генерал-майоры Артем Хохорин билгеләнә.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җәмәгать тәртибен саклау, республика халкының хокукын һәм иреген нәтиҗәле яклау эшен дәвам итә. Әйтик, Татарстанда 2023 елның гыйнвар-июль айларында ачылган җинаятьләр саны узган елның шул ук чорына караганда 33,4 процентка күбрәк булган.
Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы иң зур үсеш темплары булган төбәкләр арасына кергән. Алар арасында шулай ук Томск өлкәсе, Алтай Республикасы, Хакасия Республикасы, Пермь һәм Ставрополь крае, Ленинград, Тверь, Тула өлкәләре һәм Санкт-Петербург бар.