«Известия»: Дәүләт Думасында нормадан артык керемгә салым проектын эшләделәр
Дәүләт Думасы депутатлары нефть-газ чыгаручы компанияләр өчен нормадан артык табышка салым кертү турында закон проектын эшләгән. Ул тармакның уртача табышы 2021-2022 елларда 1 млрд сумнан арткан барлык компанияләренә кагыла. Бу исемлеккә шул исәптән «Татнефть», «Лукойл», «Газпромнефть» һәм башкалар эләгә. «Известия» газетасы документка сылтама белән шул хакта яза.
«Әлеге өстәмә акчалар хисабына иң мөһим социаль проблемаларны хәл итәргә мөмкин. Нормадан артык табышка салым нефть-газ компанияләренең финанс хәлен төптән үзгәртер дип уйламыйм. Алар илдәге иң бай оешмаларның берсе», – диде инициатива авторларының берсе, Думада «Гадел Россия – хакыйкать өчен» фракциясе лидеры Сергей Миронов.
Закон проекты инициаторлары шулай ук әлеге салымны түләү буенча ташламалар булуын, аларны инвестицияләре табыштан тизрәк арткан оешмалар алачак, дип белдерделәр.
Моннан тыш, документка аңлатма язуында искәртелгәнчә, аның раслануы зур оешмаларның финанс хәленә зыян китермәячәк, чөнки салым федераль законда билгеләнгән кагыйдәләр буенча табышны төгәл исәпләгәннән соң гына түләнәчәк.