Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә дроннар проектлау җиһазлары сатып алырга мөмкин
Хәзерге вакытта Русия мәктәпләре пилотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып ала. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Алмаш өлешләрне ОБЖ дәресләрендә,"пилотсыз очучы җиһазларны куллану нигезләре" програмы кысаларында кулланачаклар диелә.