Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясенә 60 том дәреслек бүләк итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз нәселе исеменнән Болгар ислам академиясенә гарәп телендә 60 том китап бүләк итте.
«Без гаиләдә киңәшләштек һәм 60 том дәреслек бүләк итәргә булдык», – диде ул академиядә шәкертләр белән очрашуда.
Ул Болгар ислам академиясенең зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Академиядә һәм аның тирә-ягында шәкертләр, галимнәр өчен барлык шартлар булырга тиеш икәнлеген белдерде.
Аның фикеренчә, академия тирәсендәге мәйданда исламга багышланган корылмалар булырга тиеш.
Болгар ислам академиясе Дәүләт Киңәшчесенә шамаил бүләк итте.