Казан хастаханәләренең берсенә әниләре кыйнаган өч баланы китергәннәр
Табиблар янына әниләре кыйнаган өч баланы китергәннәр. «Татар-информ»га билгеле булганча, балаларга – 12 яшь, 4 яшь һәм тугыз ай.
Агентлык чыганагы сүзләренә караганда, урта һәм кече балаларның тәнендә җәрәхәтләр бар. Өчесен дә хастаханәгә салганнар, хәлләре канәгатьләнерлек. Ана исерек булган. Вакыйга Казанның Авиатөзелеш районында була.
Эшкә хокук саклау органнары хезмәткәрләре кушылган. Җинаять эше кузгатылган.