Марий Элда «Сөмбелә» бәйрәме үткәргәннәр
23 сентябрь көнне Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәгендә уңыш бәйрәме «Сөмбелә» узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм кунаклары өчен «Сандугач» вокаль студиясе, татар биюләре башкара торган «Болгар» ансамбле һәм «Премьер» вокаль студиясе чыгышларыннан концерт программасы тәкъдим ителгән. Капчык киеп чабу, ат чабышы, аркан тартышу, «Өч аяк» милли татар уеннары оештырылган.