Казанда «Герой хатыны» фотокүргәзмәсе ачылды
«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалында «Герой хатыны» фотокүргәзмәсе ачылды.
Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары портретлары тәкъдим ителгән. Күргәзмә ачык — анда Казанның һәр кешесе килә ала. Өстәвенә, кайбер портретлар «Химиклар» мәдәният йорты тәрәзәләрен бизи, аларны урамнан да күрергә мөмкин. Вакыт узу белән портретлар башкалары белән алыштырылачак.
«Бу проект бик кирәкле, патриотик. Көтә торган хатыннар, ә көтү ул — кешелекнең иң авыр өстенлекләренең берсе. Горурланып көтә белергә кирәк. Без бу фотоларга хат һәм шигырьләр дә өстәргә булдык. Күп кенә хатын-кызлар махсус хәрби операция башланганнан бирле үзләренең хисләрен шигырьләрендә чагылдыра башлады. Безнең ир-атлар — каһарманнар, без алар белән горурланабыз, без аларны көтәбез. Без сугышчыларыбызга өмет һәм таяныч», – дип билгеләп үтте Татарстанда офицер хатыннары берлеге президентының вәкаләтле вәкиле, республикада «Герой хатыны» проектын оештыручы Оксана Бородина.
Аның ире беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнаша. Оксана Бородина башта борчылган, ләкин хәзер ситуацияне кабул иткән, башка каһарманнарның хатыннары һәм тол хатыннары белән күләгәдән чыкканнар, үз йөзләрен күрсәткәннәр.
Фотоларда хатын-кызлар сурәткә ирләренең кителен киеп төшкән. Ирләрен махсус хәрби зонага җибәргәч, хатыннарында калган бердәнбер әйбер — ул аларның парад кительләре, дип белдерде Оксана Бородина.