Владимир Путин бензин турында: Чаралар күрелде, ә бәяләр арта
Ягулыкка бәяләр үсешен тоткарлау буенча чаралар комплексы кабул ителүгә карамастан, аның бәясе үсүен дәвам итә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде. Ул Хөкүмәтне һәм нефть компанияләрен бу хәлне тизрәк җайга салырга чакырды.
«Бәяләр ваклап сатуда арта. Чаралар күрелде, ә бәяләр арта. Кулланучыны башка звеноларда ниләр булуы кызыксындырмый. Кулланучыга нәтиҗә кирәк», – диде дәүләт башлыгы Министрлар Кабинеты әгъзалары белән киңәшмәдә.
Путин билгеләп үткәнчә, мондый хәл беренче тапкыр гына түгел инде һәм нефть компанияләре, максималь табыш алырга омтылып, башка илләргә зур күләмдә экспортка ягулык җибәрә.
«Бар да аңлашыла. Алар үз эшен башкара, ә без, Хөкүмәт, сезнең белән, башка эш башкарырга тиеш, әлбәттә, компанияләр белән килешенеп, әмма бурычлар башка», – дип искәртте Путин.
«Татар-информ» Татарстанда бар төрле маркадагы бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр кабат күтәрелүен хәбәр иткән иде.