Уфадагы сәүдә үзәгендә бензин сибеп ике ирне яндырмакчы булган Үзбәкстан ватандашлары тоткарланган
28 сентябрьгә каршы төндә "Ирәмәл" сәүдә үзәгендәге "Meet Point" клубы сакчылары исерек дип санап, ике Үзбәкстан ватандашын клубка кертмәгән. Алар үч алмакчы булып, ягулык салу станциясендә бензин алган һәм кире кайтып, сакчыларның берсенә һәм клубка бензин сипкән һәм ут төрткән диелә.