Казанда узачак БРИКС илләре саммитында 26 дәүләт башлыгын көтәләр
Казанда узачак БРИКС илләре саммитына 26 дәүләт башлыгы килер дип көтәләр. Бу хакта Казан халыкара юридик форумының пленар утырышында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Киләсе елга Казанда Россиянең һәм дустанә илләрнең беренче затлары катнашында БРИКС илләре саммиты узачак», — дип искәртте шәһәр башлыгы.
Метшин фикеренчә, бу — Казанның халыкара һәм Россия дәрәҗәсендә иң актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу үзәгенә әверелүен күрсәтә.
Апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитын Казанда уздыру турында карарга кул куйды.