Ике ел эчендә Швейцария бозлыклары 10 процентка кимегән
"Ике ел эчендә генә дә 1960-1990 еллар күләмендә бозлыклар эрегән. Кайбер кечкенә бозлыклар бөтенләй юкка чыккан", ди белгечләр. Алар фикеренчә бозларның болай нык эрүенә кышын карның әз явуы сәбәпче, кар аларны кояш нурларыннан да, җәен югары температурадан да саклап тора.