Леонов: Заһитова мәктәбе 2024 елда ачылачак
Татарстан спорт министры Владимир Леонов киләсе 2024 елда Татарстанда Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылуы турында игълан иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Хәзер мәктәпне формалаштырабыз, ел башыннан ул эшли башлаячак. Без аны хәзерге Спорт сарае базасында ачарга уйлыйбыз», — дип сөйләгән Леонов.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Олимпия чемпионы белән очрашуы турында хәбәр итте. Анда республикада Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе проекты мөмкинлеге турында фикер алышканнар иде.