Казанда өч баласын кыйнаган хатынга карата эш барышы турында Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда балаларны газаплау турындагы җинаять эшен тикшерү турында хәбәр итүне сорады. Ул моны Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга кушты.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан хастаханәләренең берсенә әниләре кыйнаган өч баланы алып киләләр. Агентлык чыганагы сүзләренә караганда, уртанчы һәм кече балаларның тәнендә җәрәхәтләр була. Балалар өчесе дә хастаханәгә озатыла, хәлләре канәгатьләнерлек.
Тикшерү версиясе буенча, Авиатөзелеш районындагы йорт фатирында 32 яшьлек хатын-кыз исерек хәлдә 12 яшьлек, 4 яшьлек һәм 8 айлык балаларына суга.
Олы кыз әлеге хәл турында әтисенә хәбәр итә, әтисе ул вакытта эштә була. Ир-ат өенә кайтып, полиция хезмәткәрләрен һәм табибларны чакыра.
Балаларның әниләренә карата чик кую чарасы сайлауны сорап, тикшерү судка мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Нәтиҗәдә, ведомство башлыгы җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушкан.