Рөстәм Миңнеханов Әфганстан тышкы эшләр министры вазифасын башкаручы белән очрашты
Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5нче утырышын уздыру кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Әфганстан эчке эшләр министры вазифасын башкаручы Амир-Хан Моттаки очрашуы булды.
Казан Кремлендә дәүләт эшлеклеләре Россия-Әфганстан мөнәсәбәтләре кысаларында багланышлар мәсьәләләре, шулай ук гуманитар мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышты.