Алабуганың Шишкин буаларында борынгы агач рамка рәвешендә эшләнгән яңа фотозона куелды
Алабуганың Шишкин буалары көннән-көн матурлана, үзгәрә бара. Шушы көннәрдә анда фотозона куелды, ул агач рамка рәвешендә эшләнгән. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Хәзер алабугалылар һәм шәһәр кунаклары борынгы стильдә бизәлгән оригиналь рамкада матур фотолар ясый алачак. Шулай ук Шишкин буаларының дүрт ноктасында Ушков заводы плиткасына охшатып эшләнгән зоналар барлыкка килде.
Узган атнада буалар территориясендә суар (пузыреплодник) һәм спирея куаклары утырттылар, агачлар утыртылачак.
Шишкин буаларын төзекләндерү буенча эшләр әле алып барыла. Алабугада яшәүчеләрне кече архитектура формаларына сакчыл карарга чакыралар.