Минзәлә театры яңа сезонын Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектакле белән ачты
Минзәлә театры 88 нче сезонын премьера белән башлады – беренче тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклен карый алды.
Спектакльнең режиссеры – башкорт режиссеры Илсур Казакбаев. Бу аның әлеге театрда өченче спектакле.
Спектакльдән соң театр сезонын ачык дип театр директоры Илнур Гайниев игълан итте. «Бу әсәргә алынуыбыз юкка түгел. Быел театрыбызга нигез салучы Сабир Өметбаевның тууына 115 ел була. Туфан Миңнуллин ул Сабир Өметбаевның укучысы, иҗатташы, якташы. Туфан Миңнуллин Мәскәүдә укып кайтканнан соң де беренче эш урыны Минзәлә театры була. Драматург буларак та шушы сәхнәдә формалаша», диде ул сәхнәдән.
Театр директоры тамашачыга яңа елга кадәр тагын ике премьера вәгъдә итте.
Сезон ачылу тантанасының рәсми кунаклары – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Кече ватан мәдәнияте» федераль проекты кураторы Людмила Рыбакова, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева иде.
«2 сәгать ярым шушы спектакльне карау 4 сәгать ярым Казаннан килү авырлыгын юкка чыгарды. Спектакль бер сулышта каралды. Сезгә шушы мизгелләр өчен рәхмәт!», диде Людмила Рыбакова сәхнәдән.
«Кече ватан мәдәнияте» федераль проектында катнашкан тетарларның премьерасын мин төшереп калдыра алмыйм. Бу театрларды бик талантлы артистлар һәм яхшы җитәкчеләр эшли. Минзәлә театры да шулар арасында, әлбәттә», дип дәвам итте ул.
Людмила Рыбакова әлеге спектакльнең гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән булуын ассызыклады.
Сәхнәдән театр артисты Руслан Әхмәтҗановка Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелүе турында игълан ителде. Театр артисты Ренат Бәдретдиновка Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» спектаклендә башкарган рольләре өчен РФ Мәдәният министрлыгының Достоевский истәлекле медале тапшырылды.
ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы Илдар Халиковка тапшырылды. Тантанада район башлыгының Рәхмәт хаты да, театрның үткән сезоны нәтиҗәләре буенча үз бүләкләре дә тапшырылды.