Түбән Кама мэры мәктәптә балаларга бирелә торган азыкның сыйфатын тикшерергә тәкъдим итте
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин ата-аналарга мәктәпкә килеп, балаларга бирелә торган азыкның сыйфатын тикшерергә тәкъдим итте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Барлык сораулар буенча да очрашып, фикер алышыйк. Мин түбәнкамалылар белән ачыктан-ачык сөйләшергә әзер һәм моны эшебезнең нигезе, дип саныйм. Әйдәгез, барлык сорауларны бергәләп хәл итик, чөнки без бергә тагы да күбрәк эшли алачакбыз!» - дип яза социаль челтәр сәхифәсендә ул.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгына кабул ителүгә 39-17-17 телефоны аша шәхсән язылырга мөмкин.