Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә намаз бүлмәсе җиһазландырылган
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең терапия корпусында намаз бүлмәсе җиһазландырылган. Ул кардиологиядә дүртенче катта урнашкан, намаз уку өчен бирегә алты катлы бинаның барлык бүлекчәләреннән дә килергә мөмкин. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Дога кылу, намаз уку вакытын пациентлар үзләре бүлә, шуңа күрә кечкенә бүлмә барлык теләүчеләрне сыйдыра.
«Дога кылганда, намаз укыганда, хастаханәдә булуыбызга карамастан, күңелләр яхшыра, рәхәт булып китә. Мондый бүлмәне бүлеп биргән табибларга, ә санитарларга монда чисталык тотканнары өчен рәхмәт», - ди стационар дәваланудагылар.
Дин тотучылар өчен бу почмакның барлыкка килү тарихы якынча 15 ел элек башланган. Шул вакытта кардиология бүлегендә еш дәваланучы пациент Гомәр Бикмуллин хастаханәнең баш табибына мөрәҗәгать итә һәм аерым бүлмәдә намаз бүлмәсен җиһазландыра. Палас сатып ала, дини китаплар кую өчен киштәләр алып килеп элә.
Гомәр абый турындагы хикәят бүлектә телдән телгә тапшырыла. Хастаханәдә сәламәтлек хакында дога яңгыраганда, аның игелекле эше онытылмас.