Алексей Песошин – ветераннарга: Сез чорлар һәм буыннар арасында тере элемтә ролен үтисез
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Өлкәннәр көне белән тәбрик итте.
«Хөрмәтле ветераннар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котларга рөхсәт итегез.
Өлкәннәр көне – ул олыларга хөрмәт, ихтирам күрсәтергә һәм рәхмәт сүзләрен белдерергә мөмкинлек биргән үзенә бер дата. Сез чорлар һәм буыннар арасында тере элемтә ролен үтисез. Сез туплаган белем һәм тәҗрибә яшьләр инициативасы белән бергә өлкәннәрнең тормыш зирәклеге таләп ителгән бүгенге шартларда аеруча мөһим. Сез безгә Ватанга тугрылык һәм хезмәт сөючәнлек эстафетасын тапшырдыгыз.
Сугыш кырында тиңдәшсез батырлыгы һәм производствода киеренке хезмәте белән хәрби чорның кыенлыкларын җиңеп чыккан, Ватанны саклап калган һәм илне торгызган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сез бүген дә безнең теләсә нинди тормыш сынауларын да җиңә алуыбызга ышаныч гәүдәләнеше булып каласыз.
Кадерле ветераннар! Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, тормышны яратуыгызны, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез!» - диелә котлауда.