Татарстанда III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале оештырылачак
Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарьдагы бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы «Каз өмәсе» фестивален үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальгә әзерлек йөзеннән, 7 номинациядә бәйгеләр оештырыла. Шул бәйгедә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр ала һәм «Каз өмәсе» фестиваленә чакырылачак. Фестивальне үткәрү тәртибе һәм бәйге номинацияләр белән тулырак нигезләмәдә танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.