Татарстан дзюдочылары Россия чемпионатында алтын медальләр яулады
Россия чемпионатында Татарстан дзюдо мәктәбе яшь спортчылары 8 медаль яулаган, шуларның икесе алтын. Чемпионат Кемерово шәһәрендә 27 сентябрь - 1 октябрь көннәрендә узган. Татарстан дзюдосы тарихында әле мондый зур җиңүгә ирешкәннәре булмаган.
63 килограммга кадәр авырлык категориясендә «Батыр» дзюдо үзәге спортчысы Зәлинә Зураева үзенең «алтын»ына бару юлында 5 очрашу үткәргән. Шуларның берсендә 2022 елгы Россия чемпионатының «бакыр» призеры Ксения Медведеваны җиңә. Финал уенында исә күкрәк аша чиста алым белән ыргытып, Самара өлкәсе вәкиле Стефания Власова белән алышта өстен кала.
70 килограммга кадәрге авырлык категориясендә «Батыр» дзюдо үзәге вәкиле Ксения Задворнова җиңү пьедесталының югары баскычына күтәрелгән. Сайлап алу «челтәрен» уңышлы үтеп, финал көрәшендә Ксения тулы җиңү яулый. Ул илнең юниор һәм яшьләр беренчелегендә күп тапкырлар 1 урынны яулаган Кемероводан Дарья Храмойкинаны авырттыра торган алым белән җиңә.