Песков: Путин тирәсендә туплану 1993 елгы вакыйгалар кабатлануга ирек бирмәс
Россия Президенты Владимир Путинга ышанычның югары дәрәҗәсе һәм Россия халкының бердәмлеге 1993 елгы вакыйгаларга кабатланырга мөмкинлек бирмәячәк. Ул вакытта Ак йортка кораллы һөҗүм булган иде. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу вакыйганың 30 еллыгына Россия лидеры бернинди мөрәҗәгать тә планлаштырмый.
«Юк, Президентның бернинди мөрәҗәгате тә, белдерүе дә планлаштырылмый. Минемчә, илебезнең Президент тирәсендә туплану дәрәҗәсе, илебезнең, гомумән, туплану дәрәҗәсе мондый хәлләр кабатлану мөмкин түгеллегенә нигез булып тора», – дип Кремль вәкиле сүзләреннән цитата китерә ТАСС.
Песков шулай ук Россиянең бу вакыйгадан барлык кирәк сабакларны алуы һәм «бу караңгы вакытларны узуына» игътибар итә.